Проект:Татар 4.0 - 2019 (original) (raw)
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Проект:Татар 4.0 - 2019 latin yazuında])
(Проект:Татар 4.0 битеннән юнәлтелде)
ТАТАР 4.0 — татар халкы белән бәйле истәлекле урыннар, шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча тематик бәйге.
Истәлекле урыннар үрнәкләре: һәйкәлләр, музей һәм галереялар, биналар һәм корылмалар (мәсәлән, тегермәннәр, курганнар, күперләр), милли парклар һәм тыюлыклар, урманнар, зиратлар, әдәби әсәрләрдә тасвирланган урыннар, табигый һәйкәлләр, тарихи вакыйгалар я мәшһүр шәхесләр яшәү урыннары һ.б.
Бәйге номинацияләре:
Номинация #1 — «Татарстанның истәлекле урыннары турындагы мәкаләләр»
Номинация #2 — «Танылган татар сәясәт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре турындагы мәкаләләр»
Номинация #3 — «Татарстан һәм татарлар тарихыннан бер вакыйга турындагы мәкаләләр»
Номинация #4 – «Иң яхшы мәктәп командасы». 2019 нчы елгы «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында үткәрелә, һәм Татарстан мәктәп укучыларын Татар Википедиясендә язуга җәлеп итә. Бу номинациядә катнашучы мәкаләләр тематикасы беренче өч номинация темаларына тиң. Бу номинациядә катнашучылар өчен белешмә төзелде.
Бәйге 2019 нчы елның 21 февраленнән 15 апреленә кадәр (эченә алып) үткәрелә.
Темаларны сайлау өчен, катнашучылар Татарстанның мәдәни мирасы, табигый һәйкәлләр исемлекләрен һәм "Татар тарихы" порталын куллана алалар.
Кагыйдәләр
- Бәйгедә бар теркәлгән катнашучылар катнаша ала (теркәлү процедурасы вакытына карамыйча).
- Һәрбер катнашучы бәйгедә фәкать бер хисап язмасыннан катнаша ала.
- Бәйгегә түбәндәге критерийларга туры килгән мәкаләләр кабул ителә:
- Яңа мәкалә 2019 елның 21 февраленнән башлап 15 апрель көне киченә кадәр булдырылган.
- Мәкалә бәйге катнашучысы тарафыннан булдырылган, күләме кимендә 2000 байт һәм минимум 150 сүз булырга тиеш.
- Мәкалә әһәмиятлелек мәсләгенә туры килергә тиеш.
- Мәкаләдә абруйлы чыганаклар китерелергә тиеш.
- Мәкалә татарча язылырга тиеш (татар рәсми кирил яки латин әлифбасында).
- Мәкаләдә тәнкыйтьләүче калыплар - (мәсәлән, {{орисс}}, {{Нейтраль караш}}, {{Чыганаклар юк}} булмаска тиеш.
- Мәкалә гади исемлек булмаска тиеш.
- Мәкалә мәгълүматка ия булырга тиеш.
- Мәкалә Авторлык хокукларын бозмаска тиеш.
- Бәйге оештыручылары һәм казыйлары бәйгедә катнаша алмый.
- Мәкалә берьюлы берничә номинациядә катнаша алмый.
- Нәтиҗәләр билгеләнүдә бәйге катнашучылары тарафыннан булдырылган әсәрләрнең сыйфаты һәм саны исәпкә алына. [Сыйфаты](/wiki/%D0%92%D0%B8%D0%BA%D0%B8%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F:%D0%A1%D3%99%D0%BB%D3%99%D1%82%5F%D0%92%D0%B8%D0%BA%D0%B8%D0%9C%D3%99%D0%BA%D1%82%D3%99%D0%B1%D0%B5/%22%D0%98%D2%A3%5F%D1%8F%D1%85%D1%88%D1%8B%5F%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99%22%5F%D0%BA%D0%BE%D0%BD%D0%BA%D1%83%D1%80%D1%81%D1%8B#Бәяләү%5Fҗәдвәле "Википедия:Сәләт ВикиМәктәбе/"Иң яхшы мәкалә" конкурсы") дип аларның күләме һәм тиешлечә сурәтләнүе, теманың тасвирлануның тулылыгы, кертелгән материалларның абруйлы чыганакларга искәрмәләр белән дәлилләнү дәрәҗәсе, тышкы күренеше.
- «Гадел уен» мәсләген бозучы, гадел көндәшлеккә киртә салучы яки башка катнашучыларны бутаучы башка гамәлләр, аеруча мәкаләләрне бот ярдәмендә кою, булдырылган мәкаләләр яки йөкләнгән сурәтләрне исемлеккә соңа калып өстәү (бәйгенең финиш өлешендә булдырылу мизгеленнән 1 тәүлек узганчы), теләсә нинди этапта ук элек әзерләнеп куйган мәкаләләрне масс-йөкләүче катнашучылар жюри тарафыннан дисквалифицияләнә ала.
"Татар 4.0" конкурсы катнашучылары өчен теркәлү һәм мәкаләне урнаштыру буенча видеоинструкция
Марафон катнашучылары
- Үз кулланучы битләренә {{Татар 4.0-2019 катнашучысы}} калыбын урнаштыра.
- Һәрбер яңа булдырылган мәкаләнең бәхәс битенә {{Татар 4.0 — 2019 мәкаләсе}} калыбын урнаштыра һәм кирәкле мәгълүматны тутыра.
- Яңа булдырылганнан соң, мәкалә түбәндәге тематик җәдвәлләргә кертелергә тиешле (бәйге катнашучылары үзләре эшли).
- Бәйгедә фәкать теркәлгән мәкаләләр һәм катнашучылар катнаша.
- Яңа булдырылган мәкалә җәдвәлгә язылу вакытыннан соң 24 сәгать узганчы, әмма бәйге тәмамланганчы кертелергә тиеш.
Бүләкләр фонды
Призлар фонды Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан тәкъдим ителә. Бүләкләр фондының тулаем күләме 175 мең сумны тәшкил итә.
3 номинациянең һәрберсендә 1-әр җиңүче билгеләнә – ул 25 мең сумлык бүләккә ия була.
«Иң яхшы мәктәп командасы» номинациясендә 10 җиңүче билгеләнәчәк, һәм һәрбере 10 мең сумлык бүләк алачак.
Нәтиҗәләр чыгару
- 1.1. Бәйге нәтиҗәләрен мәкаләләр язу һәм башкалар язган мәкаләләрне бәяләүдә бәйге тематикасы өлкәсендәге белгечләр һәм Татар Википедиясенең тәҗрибәле кулланучылары катнаша.
- 1.2. Нәтиҗәләрне чыгарганда исәпкә бәйгедә катнашучы булдырган әсәрләрнең саны һәм сыйфаты алына. Баллар кую бәйгенең бәяләү җәдвәле буенча башкарыла. Бер критерий буенча 0, 0,5 яисә 1 балл җыярга мөмкин. Бер мәкалә максимум 12 балл җыя ала.
- 1.2.1. Бәйгедә максимум баллар җыйган катнашучы җиңә. Баллар тигез булган очракта мәкаләләр күләме һәм сыйфаты билгеләнә.
- 1.2.2. Казыйлар карары шикаять ителә алмый.
- 1.3. Нәтиҗәләр игълан ителү вакытыннан соң бер атна эченә җиңүчеләргә хәбәр электрон хат ярдәмендә җиткерелә. Призны алу өчен, электрон хәбәр җибәрелүдән соң ике атна эчендә катнашучу җавап кайтарырга һәм кирәкле реквизит мәгълүматларны тапшырырга тиеш була.
Нәтиҗәләр
Катнашучылар таныклыкларын моннан йөкли ала. Оештыручылар карары нигезендә җиңүчеләргә «Эльдорадо» кибетенә акчалата сертификатлар бирелә.
"Татарстанның истәлекле урыннары турындагы мәкаләләр" номинациясендә җиңүчеләр – З. ӘЙЛЕ һәм Әмир.[1]
"Танылган татар сәясәт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре турындагы мәкаләләр" номинациясендә җиңүче – Әмир.
"Татарстан һәм татарлар тарихыннан бер вакыйга турындагы мәкаләләр" номинациясендә җиңүче – ZUFAr.
"Иң яхшы мәктәп командасы" номинациясендә җиңүчеләр – Яшел Үзән шәһәре, 10 нчы гимназия, Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе, 1 нче мәктәп Тәтеш, Затон мәктәбе, Чистай 5 нче урта мәктәбе, Әлмәт 4 нче мәктәп, [МБГББУ"Сарман у.г.б.б.м."](/wiki/%D0%9A%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D1%83%D1%87%D1%8B:%D0%9C%D0%91%D0%93%D0%91%D0%91%D0%A3%22%D0%A1%D0%B0%D1%80%D0%BC%D0%B0%D0%BD%5F%D1%83.%D0%B3.%D0%B1.%D0%B1.%D0%BC.%22 "Кулланучы:МБГББУ"Сарман у.г.б.б.м.""), [МБГББУ "Олы Тархан УГББМ"](/wiki/%D0%9A%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D1%83%D1%87%D1%8B:%D0%9C%D0%91%D0%93%D0%91%D0%91%D0%A3%5F%22%D0%9E%D0%BB%D1%8B%5F%D0%A2%D0%B0%D1%80%D1%85%D0%B0%D0%BD%5F%D0%A3%D0%93%D0%91%D0%91%D0%9C%22 "Кулланучы:МБГББУ "Олы Тархан УГББМ""), 132мәктәпКазан, Кичүчат.
Бәйге оештыручылары
- Бәйге катнашучылары өченче тарафларның авторлык хокукларын бозу очракларында бәйге оештыручылары җаваплы була алмый.
- Бәйге катнашучылары булдырган мәкаләләренең Википедиядән бетерелмәве өчен бәйге оештыручылары җаваплы була алмый.
Хөрмәтле катнашучылар! Башкаларның сораулары тумавы һәм казыйлар эшчәнлеген җиңеләйтү өчен, яңа булдырылган мәкаләләр төзмәсен түбәндәге килеш тутыру сорала:
Катнашучы | Мәкалә | Мәкаләләр саны | Баллар | Бүләк |
---|---|---|---|---|
Катнашучы 1 | w:Сөембикә манарасы • w:Идел елгасы • w:Мәрҗани мәчете • | 3 | Казый тутыра | Казый тутыра |
Катнашучы 2 | w:Минтимер Шәймиев • w:Рөстәм Миңнеханов • | 2 | Казый тутыра | Казый тутыра |
Катнашучы 3 | w:Чатыр Тау • | 1 | Казый тутыра | Казый тутыра |
Катнашучылар, түбәндә бирелгән берәр тема сайлап, бәйгедә катнаша алачак мәкалә яза ала.
- Казан федераль университеты төп корпусы
- Шиһабетдин Мәрҗани йорты
- Кадыйр Латыйпов йорты (Апас)
- Арча шәһәрчеге
- Шайтан шәһәрчеге
- Самат Мөхәммәтов
- Галия Исмәгыйлева
- Гали Дәүләтхуҗин
- Рәшит Нигъмәтуллин
- Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен кабул итүе
- Казан губернасы тарихы
- Татарстан Автономияле Совет Социалистик Җөмһүриятенең формалашуы
- Татар милли хәрәкәте
Мәкаләне булдыргач, автор аны түбәндәге төзмәгә кертә. Бәйгедә фәкать түбәндәге таблицага кертелгән мәкаләләр катнаша. Мәкаләнең бәхәс битенә бәйгенең {{Татар 4.0 — 2019 мәкаләсе}} калыбын урнаштыру сорала.
Мөрәҗәгатьләр өчен:
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
- «Мин татарча сөйләшәм» акциясен оештыру комитетының электрон адресы: mintatsoy@gmail.com
- Бәйге инициаторлары белән элемтәгә керү
- Татарча Википедиянең актив волонтёрларыннан ярдәм өчен:
«Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме»
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы.
- Марат Усманов (Викимедиа хәрәкәтенең дөньякүләм «Татар телле катнашучылары төркеме» әгъзасы, Татарча Википедиянең идарәчесе).
- Фәрһад Фаткуллин (Викимедиа хәрәкәтенең дөньякүләм «Татар телле катнашучылары төркеме» һәм россиякүләм «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы әгъзасы, Ел викимедиачысы 2018).
- Тимерхан
- Хабиль Сәхәбиев
- TabrisYarulla
- Айрат Фәйзрахманов — Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисенең урынбасары, тарих фәннәре кандидаты.
- Илдар Шәфиков — фәнни эзләнүләр һәм басмалар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт архивы 2019 елның 9 февраль көнендә архивланган. директоры урынбасары.
- Искәндәр Нәбиуллин — Казан шәһәре 4 нче лицей-интернатының 2019 елның 29 март көнендә архивланган. биология укытучысы.
- Айдар Шәйхин — «Гыйлем» проектының җитәкчесе, татар телле википедияче.
- Бәйгедә катнашу тәртибен аңлату һәм мәкалә язу кагыйдәләре белән таныштыру темаларына багышланчак вебинар булачак. Спикер — Фәрһад Фаткуллин. Вебинар үткән вакыт: 2019 елның 27 март көне 15:30. Шушы вебинарга сылтама.
- ↑ Кулланучы бәхәсе:Әмир#Татар 4.0 - 1 номинация
- ↑ 4 нче номинация "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында оештыру сәбәпле, иң күп балл җыйган 10 катнашучының бөтенесе 10 меңлек сертификатка ия булмаслар. Чөнки Татар Википедиясендә мәкалә язудан кала катнашучы мәктәпләргә өстәмә рәвештә иҗади биремнәр җибәрелгән иде. Әмма вики-мәкалә язу иң күп бал биргән аркасында, ул иң әһәмиятле. Һәм бөтен биремнәрне үтәү буенча бирелгән баллар нигезендә генә акчалата бүләккә ия булган мәктәпләр билгеләнә.
- ↑ Кулланучы исемендә мәктәп исеме чагылмау сәбәпле, әлеге катнашучы шушы номинация кысаларында бәяләнми
- KazanFirst мәгълүмат һәм яңалыклар сайты «Увеличение контента на татарском языке повышает его уникальность» (рус.)
- ["Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы](/wiki/%22%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80-%D0%B8%D0%BD%D1%84%D0%BE%D1%80%D0%BC%22%5F%D0%BC%D3%99%D0%B3%D1%8A%D0%BB%D2%AF%D0%BC%D0%B0%D1%82%5F%D0%B0%D0%B3%D0%B5%D0%BD%D1%82%D0%BB%D1%8B%D0%B3%D1%8B%D0%BD%D1%8B%D2%A3%5F%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%5F%D1%80%D0%B5%D0%B4%D0%B0%D0%BA%D1%86%D0%B8%D1%8F%D1%81%D0%B5 ""Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе") «Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча ТАТАР 4.0 бәйгесе игълан ителде»(үле сылтама)
- Бөтендөнья татар конгрессы «ТАТАР 4.0 бәйгесе старт ала»
- Enter интернет журналы «Возможность: Поддержать татарскую Wikipedia своими статьями» (рус.)
- «ТНВ» телеканалының «Манзара» тапшыруында бәйге хакында чыккан интервью (23:18), 20.03.2019
- «Татарстан» радиосының «Яшьлек аланы» тапшыруында бәйге хакында чыккан интервью (26:55), 20.03.2019(үле сылтама)
- «Татарстан» радиосының «Время молодых» тапшыруында бәйге хакында чыккан интерью, 21.03.2019 2019 елның 21 март көнендә архивланган. (рус.)
Бәйге нәтиҗәләре хакында:
- [**"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында**](/wiki/%22%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80-%D0%B8%D0%BD%D1%84%D0%BE%D1%80%D0%BC%22%5F%D0%BC%D3%99%D0%B3%D1%8A%D0%BB%D2%AF%D0%BC%D0%B0%D1%82%5F%D0%B0%D0%B3%D0%B5%D0%BD%D1%82%D0%BB%D1%8B%D0%B3%D1%8B%D0%BD%D1%8B%D2%A3%5F%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%5F%D1%80%D0%B5%D0%B4%D0%B0%D0%BA%D1%86%D0%B8%D1%8F%D1%81%D0%B5 ""Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе") "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенә багышланган матбугат конференциясе (9:16)
- ["Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы](/wiki/%22%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80-%D0%B8%D0%BD%D1%84%D0%BE%D1%80%D0%BC%22%5F%D0%BC%D3%99%D0%B3%D1%8A%D0%BB%D2%AF%D0%BC%D0%B0%D1%82%5F%D0%B0%D0%B3%D0%B5%D0%BD%D1%82%D0%BB%D1%8B%D0%B3%D1%8B%D0%BD%D1%8B%D2%A3%5F%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%5F%D1%80%D0%B5%D0%B4%D0%B0%D0%BA%D1%86%D0%B8%D1%8F%D1%81%D0%B5 ""Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе") Татарча Википедия вәкиле Википедия сайтындагы мәкаләләрнең исемнәрен шелтәләде 2019 елның 25 апрель көнендә архивланган.
- KazanFirst мәгълүмат һәм яңалыклар сайты «Мин татарча сөйләшәм» - это не только концерт»(рус.)
- Рус Викихәбәрләре: Активизация татарской Википедии отмечена денежными призами (рус.) / Татарча Википедиянең активлашып китүе акчалата призлар белән билгеләнде (тат.)
Commons