Татар теле (original) (raw)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар теле latin yazuında])

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Татарча, Татар телеTatarça, Tatar teleتاتارچه،‌ تاتار تلی‎
Илләр: Россия, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркия, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Финляндия, Румыния, Кытай, Австралия һәм башкалар.
Төбәкләр: Татарстан, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе һ.б.
Рәсми халәт: Татарстан, Румыния (азчылык теле)[1]
Күзәтүдә тора: Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Сөйләшүчеләр саны: 6 496 600[2]
Дәрәҗә: 95
Классификация
Төркем: Алтай телләре Төрки телләр кыпчак төркеме
Язу: кирилл әлифбасы, латин әлифбасы (Татар әлифбасы)
Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97: тар 660
ISO 639-1: tt[3]
ISO 639-2: tat[3]
ISO 639-3: tat[3]

Татар телетатарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле, таралышы буенча Россиядә икенче тел. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә.

Лексика ягыннан татар теленә иң якын тел — башкорт теле, аннары ногай, каракалпак, казакъ, балкар, үзбәк, уйгур һәм комык телләре бара.

Татар теле Татарстан Республикасында, шулай ук Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия, Мордовия республикаларында, Төмән, Сембер һәм Сарытау өлкәләрендә киң таралган. Россиянең барлык төбәкләрендә дә татарлар яши, барысында да татарча сөйләшүчеләр бар. Татар телендә Россиядә 5,3 млн. якын кеше сөйләшә (2002 елның халык исәбе буенча). Татар теле шулай ук башкортлар (524 399 мең кеше), руслар (136617 кеше), чирмешләр (42892 кеше), арлар (26242 кеше) һәм чувашлар (68624 кеше) арасында да кулланыла. 2002 елның халык исәбе алу күрсәткәнчә, Россия татарларының 81%ы татар телен белә (5554601 кешедән 4488330 кеше, 2002 елның халык исәбе буенча).

Дөньяда татарча белгәннәрнең саны мәгълүм түгел. Бу сан якынча 6 миллионнан 8 миллионга кадәр. Татар теле Үзбәкстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан илләрендә таралган. Татарча сөйләшүчеләр АКШта, Алманиядә, Австралиядә һәм башка илләрдә дә бар.

Төрле Россия халыкларының татарча белүе(Халык саны 500 меңнән зур халыклар), 2002 ел
Халык Белүчеләрсаны Татарлар 4 488 330 Башкортлар 524 399 Руслар 136 617 Чуашлар 68 624 Чирмешләр 42 892 Арлар 26 242 Казакълар 9 909 Әзербайҗаннар 5 752 Мордвалар 3 970 Украиннар 3 688 Әрмәннәр 1 608 Беларуслар 944 Чеченнар 845 Алманнар 813 Кумыклар 589 Ләзгиләр 376 Аварлар 252 Осетиннар 205 Бүрәтләр 175 Даргиләр 145 Кабардиннар 131 Ингушлар 100 Сахалар 46

Төрек (Орхон-Енисей) руннары

Татар теле тарихы бай булу сәбәпле, үзенең тормыш юлында язуын берничә тапкыр алмаштырган.

  1. Рун язуы (VII йөздә барлыкка килә). Азов, Себер, Кавказ, Сент һәм Венгрия җирлекләрендә киң таралган була. Язу рәвешләре — төрле, әммә нигезләре — бер. Шунлыктан төрки руннар, мадъяр руннар һәм башка төр руннар бар.
  2. Уйгыр язуы. Алтын Урда чоры вакытында хан сарайларында рәсми документлар, хатлар язганнар.
  3. Гарәп язуы. Татарларга бу язу ислам динен кабул итү белән берлектә килә (922 ел). Бер мең елдан артык кулланыла. XIX азагында, XX башында бик зур үзгәрешләр кичерә. Яңа имла, урта имла килеп керә. Гарәп язуы сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә. Гарәп язуында күпчелек матбугат язмалары кулланылган, әдәби әсәрләр язылган.
  4. Латин язуы. 1927нче елда татарлар латин әлифбасын куллана башлыйлар, ул "Яңалиф" дип атала. Язуда төп принцип — фонетик. Шулай ук бу чорда әлифбага ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре кертелә.
  5. Кириллица. Русларда бу әлифба христиан дине кабул ителгәч кертелә (988 ел), 1918нче елдан бирле әлифбага үзгәрешләр керми. Татарлар 1939-1940нчы елларда бу әлифбага күчә. Шуннан соң татар халкының язуына үзгәрешләр кергәне юк.

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалектик сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар.

Татар теле өч диалект берәмлегенә бүленә:

  1. урта;

  2. көнбатыш (мишәр);

  3. көнчыгыш[4][5][6][7][8][9][10]. Кайбер белгечләр себер татар телен аерым телгә аера.[11]

Диалектларның төп үзенчәлекләрен фонетик төзелеш, морфологик шәкелләр, синтаксик алымнар һәм лексик материаллар буенча ачыкларга мөмкин.

Диалектлар сөйләшләргә бүленә. Урта диалект, мәсәлән, 12 сөйләштән тора.

Әдәби телнең нигезе итеп урта диалект алынган. Әдәби тел диалектларга зур йогынты ясарга мөмкин (радио, ТВ, матбугат, мәгариф системасы һ.б. аркылы).

  1. җ-ләштерү: җул, җегет.

  2. [к], [г] авазларының калын әйтелеше: къарга (qarğa), къамыш (qamış);

  3. [а] авазының о-лаштырылуы: ба°ла°лар.

  4. ф//п күчеше: Патыйма;

  5. х//к күчеше: катын;

  6. III зат тартым шәкеленең кабатлануы: ансысы;

  7. инфинитив шәкеле —мага, —малы: бармалы.

  8. й-ләштерү: Йамали, йаңы;

  9. [а] авазының ачык итеп әйтелүе: бала;

  10. ирен-ирен [о], [ө], [у], [ү] иренләштермәү: кен, беген, тен, кыяш;

  11. дифтонгларны монофтонглаштыру-бер аваз булып әйтелә: сүләү, әдә, ү, бәрәм, кайнар-канар;

  12. [қ] /q/, [ғ] /ğ/ авазларының [к], [г] булып әйтелүе яисә төшеп калуы: кар, афу.

  13. ц-лаштыру: пыцак, бырцак;

  14. [б], [д], [з] тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы: Пыел урашай полса ярар иде.

Татар теле Идел буе һәм Урал алды районнарында башка туган һәм шулай ук туган булмаган телләр нигезендә формалаша. Татар теленә мари, мордва, удмурт, гарәп, фарсы, рус телләре йогынтысы аеруча зур.

Сакланып калган әдәби мирасның иң борынгысы XIII гасырга карый. Идел буе Болгары шагыйре Кол Гали язган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Поэма язылган тел үзендә болгар һәм кыпчак телләре элементларын берләштерә. Монгол империясе һәм Алтын Урда чорында рәсми тел буларак Идел буе төркиләренең кыпчак теле кулланыла. Казан ханлыгы чорында искетатар теле формалаша, бу телгә гарәп һәм фарсы телләреннән алынмалар хас була.

Казан метрополитенында ике дәүләт телендәге язу

Татарстанда татар теле, рус теле белән беррәттән, дәүләт теле булып санала. Татар телендә рәсми буларак кирилл әлифбасы кулланыла. Кайбер татарлар, күбесенчә чит илләрдә, латин һәм гарәп әлифбасын да куллана.

Татарстанда татар мәктәпләре күп. Югары уку йортларында татар теле факультетлары бар.

Татар телендә төрле массакүләм мәгълүмат чаралары эшли.

Татар телендәге телевидение тапшыруларына килгәндә:

Татар телендә шактый радиолар эшли.

Моннан тыш дистәләрчә район радиолары, интернет радиолары бар.

1990 еллардан бирле татар матбугаты да шактый баеды. Татар телендә йөзләрчә газета-журналлар чыга. Аларның арасында дәүләт басмалары да(«Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Казан утлары»), шәхси басмалар да бар («Безнең гәҗит», «Ирек мәйданы», «Акчарлак», "Атна").

Күпсанлы дәүләти һәм дәүләткә карамаган мәгълүмати агентлыклар туплап торган яңалыкларны Интернет челтәре аша Бөтендөнья пәрәвезе хезмәте нигезендә үз веб-сәхифәләр ярдәмендә тараталар.

Татар теле, аның хәле һәм аны белү дәрәҗәсе — татарларның милли кемлекләренә караган мәсьәләләрнең нәкъ үзәгендә.

« Ана телебез көннән–көн чүпләнә, пычрана бара. Яшьләребез корама телдә сөйләшә, корама телдә яза. Радио-телевидение, газета-журнал калька (русчадан туры тәрҗемәләр) белән тулган. Сөйләүчеләр, язучылар һичкем (Фәннәр академиясе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Язучылар берлеге әһелләре) белән киңәш-табыш итмичә, тота да яңа сүз уйлап таба һәм шуны куллана башлый. Шуннан ясалышы телебез кануннарына туры килми торган тамырсыз сүзләр барлыкка килә...Ана теле сагында тору, киңәш бирү Тәшкилаты корырга, ул Тәшкилатның үзенең матбугаты булырга тиеш. Эфирга, шәһәр капкаларына, кибет маңгайларына эленә торган шигарьләрне очраклы кешеләргә тәрҗемәгә бирмәскә, язмаларны белгечләр күзәтүендә тотарга, Ана телен яклау-сак­лау-сафлау гамәлен Хөкүмәт Мәҗлесендә махсус көн тәртибенә кертеп карарга.[12] »
  1. Reservations and Declarations for Treaty No.148 – European Charter for Regional or Minority Languages. Council of Europe.
  2. Ethnologue report (ингл.)
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 3,8 Language
  4. Тумашева Д. Г. Конбатыш себер татарлары теле. Казан, 1961
  5. Рамазанова Д. Б. Себер диалектларыннан материаллар. Казан, 2001.
  6. Баязитова Ф.С. Себер ареалы татар диалектларында этнокультура лексикасы: йола һəм мифология текстлары яссылыгында. – Казан: Алма- Лит, 2010. – 738 с.
  7. Poppe Nicholas. Introduction to Altaic linguistics. — Wiesbaden: Onno Harrassowitz, 1965. — С. 45. — 212 с.
  8. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Региональные реконструкции / Э. Р. Тенишев. — М.: Наука, 2002. — С. 767. — 732 с.
  9. Ахатов Г. Х. Диалект западносибирских татар. Уфа, 1963.
  10. Юсупова Г. А. Структура лексики деревянной архитектуры тоболо-иртышского диалекта сибирских татар// Актуальные проблемы диалектологии языков народов России: Материалы XII региональной конференции. — Уфа, 2012. — 202 с. ISBN 978-5-91608-090-2
  11. Сагидуллин М. А. Русско-сибирскотатарский словарь. Тюмень, 2010. 216 с.
  12. Рабит БАТУЛЛА. Рабит БАТУЛЛА: АНА ТЕЛЕБЕЗНЕҢ ХӘЛЕ МӨШКЕЛ. «Мәдәни Җомга» газетасы веб-сәхифәсе. 2016 елның 1 декабрь тикшерелгән.(үле сылтама)